Туктиева Резеда Сагитовна

Сабан туе-дуслык бәйрәме.

15 сентября 2022

 

Сабан туе-дуслык бәйрәме.

 мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.

Интегральләштерү:танып белү, аралашу, физик тәрбия,матур әдәбият уку, музыка тәрбиясе.

Максат: Халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт тәрбияләү,милли бәйрәмнәр турында белемнәрен үстерү,Сабантуй бәйрәменен халыклар өчен дуслык бәйрәме икәнен аңлату.

Методик алымнар: әңгәмә, сорауларга җавап бирү,татар халык уеннарын уйнау.

Әзерлек эше:

-шигырләр, җырлар, биюләр өйрәнү.

-уеннар өчен атрибутлар әзерләү,

-сүзлекләр өстендә эш,

Ркаил Зайдулланың "Сабантуй сөлгесе" дигән китабы белән танышу.

Абдулла Алишның "Кем көчле? әкиятен карау.

Кереш.Залга колга кертү,ирекле аралашу формасында әңгәмә кору.

Тәрбияче .Балалар, карагыз эле бу әйбер ничек атала, аны кайда, нинди бәйрәмдә  күргәнегез бар?

Балалар: Сабантуй бәйрәмендә.

Тәрбияче:Әйе, язгы чәчүләр,кыр эшләре тәмамлангач татар халкының зур бәйрәме Сабан туе үткәрелә.Иртәгә бәйрәм буласы көнне авыл яшьләре милли киемнәр киеп, озын колга күтәреп, гармун уйнап , биеп-җырлап бүләк җыеп йөриләр.Колга башына матур чигешле сөлгеләр эләләр.

Төп өлеш.

Тәрбияче.

Сабантуй бәйрәме- чын дуслык бәйрәме. Бәйрәмгә ераклардан кунаклар кайта,дуслар ,туганнар җыела.hәр өйдә тәмле-тәмле милли рызыклар пешерелә.Бу  бәйрәмне татар халкы белән берлектә руслар hәм башка милләт халыклары да бәйрәм итә, уеннарда катнаша.

Шатлыклар күңелебездә,

Ак кояш күгебездә.

Килегез , дуслар кунакка:

Сабантуй бүген бездә!

Әби- бабаларыбыз борын-борыннан Сабантуй бәйрәмнәрендә күптөрле түгәрәк уеннары, җырлы-биюле уеннар уйнарга яратканнар. Әйдәгез, без дә , түгәрәккә басып , җырлап -уйнап алыйк.

"Түгәрәк уен" (М.Бикбова сүзләре,Р.Сәлмәнов музыкасы) дигән җырлы уен уйнала.

Балалар Сабантуй турында шигырьләр укыйлар.

1.Сабантуй, Сабантуй!

Уйнап көлеп, җырлап-биеп

Гөрләп килә Сабантуй!

hей,hей , гөрләп килә Сабантуй.

 

2.Бүген бездә Сабантуй-

Эшләреңнең барын куй!

 Тизрәк йөгер мәйданга,

Бәйрәм башлана анда.

 

3.Җилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр күбебезгә.

Көрәшик тә, узышыйк та-

Сабантуй буген бездә.

 

4.Күңелле Сабан туйлары,

Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.

Матур җырлар җырлый-җырлый

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

Тәрбияче.Әйдәгез,балалар, хәзер бергәләп кече Сабантуй бәйрәме ясап алыйк. Сабантуйда нинди ярышлар була?

Балалар. Капчык киеп йөгерү,катыктан акча эзләү, колга башына менү.....

Тәрбияче.

Сабан туенда уеннар

Төрле була, куп була.

Уеннарсыз Сабан туе

 Булмаган да күк була.

Кемнәр өлгер, кемнәр җитез

Минем янга килегез

Әйдә карыйк ярышып,

Капчык киеп чабышып.

Уен "Капчык киеп чабу"

Тәрбияче. Кашык кабып йөгерәм дип

                      Мактанырга ашыкма.

                      Ә син менә йөгереп кара

                        Күкәй салып кашыкка

Уен "Кашыкка йомырка салып йөгерү"

Тәрбияче.Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам,

                       Ватып булырмы икән?

                       Бүләккә бер чиккән яулык

                       Алып булырмы икән?

Уен""Чүлмәк вату"

"Куш кулым" дигән җырлы уен уйнала.

Тәрбияче. Менә сиңа сулы чиләк,

                      Көянтә ал иңеңә.

                       Йөгер тизрәк, иң алдан кил,

                     Егыла гына күрмә!

Уен "Көянтә белән су ташу "

Тәрбияче. Икегезгә  ике капчык,

                      Ягез әле,тотыгыз.

                      Сабантуенда ярышып,

                       Сез дә бүләк алыгыз

Уен:"Капчык белән сугышу".

Тәрбияче. Малайлар алып килгәннәр

                        Иң җитез юртакларны.

                        Үзләре дә сынатмыйлар,

                         Читтә торсын атлары.

Уен. "Ат чабышы" үткәрелә. ( агач атларга  атланып).

Бәйрәмдә катнашучы барлык балаларга  да кечкенә бүләкләр тапшырыла.

Тәрбияче.Сабантуй -хезмәт hәм дуслык  бәйрәме. Төрле милләт кешеләрен берләштергән, хөрмәт итәргә өйрәткән бәйрәм ул.

Нәни дусларым, көтеп алган Сабан туй бәйрәмебез, күңелле уеннарыбыз ахырына якынлашты.Барыгызга да исәнлек - саулык телим.Бәхетләр юлдаш булсын !

Бәйрәм "Дуслар җыры"(Рафис Корбан сүзләре, Фуат Әбүбәкер көе) тәмамлана.

Оставить комментарий: